«Гаилә әдәби әсәрләр битләрендә»: әдәби сәгать (18+)

5 июль көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздырды. Кунаклар бик теләп Петр һәм Феврониянең искиткеч мәхәббәте турында сөйләгәнне тыңлады. Китапханәче бәйрәмнең символы – борынгыдан мәхәббәт билгесе булган ромашка турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләренең бәхетле гаилә серләре белән уртаклашты, гаилә һәм мәхәббәт турында җырлар һәм шигырьләрне искә төшерде. Андрей Дементьев, Борис Шальнев, Юрий Визбор һ.б.ларның мәхәббәт лирикасы яңгырады.
«Гаилә әлифбасы «Без»дән башлана» дигән китап күргәзмәсендә теләге булган һәркем гаилә әдәбияты белән таныша алды. 

Поделиться: